Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты «ПЭСТ» ҖЧҖ җылылык челтәре (транзит) оешмасының тиешле критерийларына туры килми дип таныды

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Арбитраж суды «ПЭСТ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Дәүләт комитетына карата Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының түбәндәге гамәлләрен законсыз дип тану турындагы дәгъва гаризасы буенча эшне карап тикшерүне тәмамлады:

Җәмгыятьнең җылылык челтәрләре (транзит) оешмалары критерийларына туры килмәвен тану буенча,

2022 елның 1 сентябреннән башлап «ПЭСТ» ҖЧҖ гамәлдәге тарифларының гамәлдә булуын туктату, 2023-2027 елларга тарифлар билгеләүдән баш тарту турында;

«ПЭСТ»  ҖЧҖ РФ Хөкүмәтенең «Россия Федерациясендә җылылык белән тәэмин итүне оештыру һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында» 2012 елның 8 августындагы 808 номерлы карарының 56(1) һәм 56(2) пунктларында билгеләнгән критерийларга туры килүен тану юлы белән, хокукларның һәм законлы мәнфәгатьләрнең Дәүләт комитеты тарафыннан бозылуын бетерү буенча.

Суд билгеләп үткәнчә, Дәүләт комитеты «ПЭСТ» ҖЧҖнең СЦТ-2 челтәрләреннән тоташтырылган кулланучыларны җылылык энергиясе белән тәэмин итмәвен, «Майский» энергоүзәге» АҖ тарафыннан СЦТ-1 һәм СЦТ-2 кулланучылары өчен эшләп чыгарылган җылылык энергиясенең тулаем алганда Осиново поселогындагы һәм «Радужный-1» ТК кулланучыларны җылылык энергиясе һәм кайнар су белән тәэмин итүне башкарып, гариза бирүченең дә,  «Осиново җылылык белән тәэмин итү компаниясе» ҖЧҖ өчен дә җылылык челтәрләре буенча гамәлгә ашырылуы турындагы нәтиҗәне дөрес чыгарган. Шул ук вакытта, СЦТ-1 җылылык белән тәэмин итүнең  мөстәкыйль  системасы түгел, чөнки җылылык челтәре җылылык энергиясе чыганагыннан башка мөстәкыйль генә эшли алмый.

СЦТ-1 җылылык белән тәэмин итү системасында, җылылык челтәрләре милекчесе буларак, «ПЭСТ» ҖЧҖ тарафыннан җылылык белән тәэмин итүнең әлеге системасына тоташтырылган җылылык йөкләнешләренең 100% дәрәҗәдә тапшыруның тәэмин ителүе, шуңа күрә 808 номерлы Кагыйдәләрнең 56(2) пунктындагы "в" пунктчасы таләпләренә тулысынча туры килүе турында «ПЭСТ» ҖЧҖ фикерен суд ялгыш дип таныды.

Татарстан Республикасы Арбитраж суды, 24.10.2022 ел, № А65-14952/2022 эше буенча карары белән, Дәүләт комитетына карата «ПЭСТ» ҖЧҖнең дәгъва таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International