«Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында төбәкләрдә укучыларга алдынгы технология компанияләреннән белем алырга һәм цифрлы икътисад күнекмәләрен һәм компетенцияләрен үстерергә мөмкинлек бирүче «Цифр дәресе» россиякүләм белем бирү проекты гамәлгә ашырыла.
2022 елның 28 октябрендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Павлов Сергей Вячеславович (CDTO) Казан шәһәренең Яңа Савин районында урнашкан 103 нче урта рус-татар мәктәбенең 8 «А» сыйныфы укучылары өчен «Яңа цифрлы сәнгать» темасына дәресе үткәрде.
Дәрестә балалар заманча сәнгать, музыка һәм компьютер графикасы өлкәсендәге цифрлы технологияләр белән таныштылар.
Практик дәресләрдә яшь тыңлаучылар тренажерда биремнәрне уңышлы үткәндә исемле сертификат алу мөмкинлеге белән тавыш дулкыннарын цифрлаштыруда үз көчләрен сынап карадылар.