Хәзерге вакытта Россия Федерациясендә РФ Президенты В.В.Путин башлап җибәргән торак пунктлардагы торак йортларны социаль газлаштыру программасы актив гамәлгә ашырыла.
Бу теманың актуальлегенә бәйле рәвештә, 27 октябрьдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарында халыкны газлаштыру федераль программасын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча матбугат конференциясе үткәрде.
ММЧ вәкилләре алдында Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Сапожников чыгыш ясады. Матбугат конференциясе башында рәис урынбасары программаны тормышка ашыру буенча актуаль мәгълүматлар җиткерде. «Газ белән тәэмин итү челтәрләренең җир кишәрлекләренә китерелгән саны буенча арту күрсәткече 1204 җир кишәрлеге булды. Ләкин бу социаль программаны тормышка ашыруның реаль проблемаларын чагылдырмый торган коры саннар гына», – диде Дмитрий Аркадьевич.
Аерым муниципаль районнар буенча гражданнарны йорт хуҗалыкларына газ җибәрүгә әзерлеген тәэмин итүнең түбән активлыгы күзәтелә.
Кызыл зонада (30% кимрәк) түбәндәге районнар кала: Арча, Чирмешән, Түбән Кама, Спас, Аксубай, Минзәлә, Алабуга, Тәтеш, Балык Бистәсе, Мамадыш, Азнакай, Әгерҗе, Зеленодольск, Тукай, Әлмәт.
Иң начары – Аксубай һәм Алабуга районнарында (15% кимрәк).
Газга тоташтырылган йортларның иң зур өлеше Кукмара муниципаль районында – 73%, Буа – 59%, Яңа Чишмә – 57%, Чистай – 53%, Балтач – 53%, Апас – 52%, Әтнә – 51%.
Кукмара районы элеккечә лидер булып тора – 73%.
Шулай ук, ул билгеләп үткәнчә, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты үтәлгән газлаштыру программасын җир участогына газ үткәргечне үткәрүгә генә ирешеп, үтәлгән дип санарга ярамый, чөнки кайбер сәбәпләр аркасында йорт милекчеләре тарафыннан йорт эчендәге участокта газ белән тәэмин итү буенча эшләр башкарылмаган һәм газ җибәрү эше үткәрелмәгән.
Шулай ук Дмитрий Аркадьевич журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде һәм ММЧ вәкилләреннән мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр булу-булмавы белән кызыксынды.