Бүгенге мәкаләдә сезне сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәеваның 2022 елның 25 октябрендә Тарифлар буенча дәүләт комитетында узган коллегия утырышында ясаган чыгышы белән җентекләп таныштырырга телибез.
Чара кысаларында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева үз докладында мөһим мәсьәләләрнең берсен яктыртты.
Россия Федерациясендә 2010 елдан гомер өчен кирәкле һәм иң мөһим дару препаратлары (алга таба – гомер өчен кирәкле дарулар) исемлегенә кертелгән дару препаратларына бәяләрне дәүләт тарафыннан җайга салу кертелде, ул ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты вәкаләтләренә керә.
Министр урынбасары сүзләренчә, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан гомер өчен кирәкле даруларының ваклап сату бәяләренә, шулай ук әлеге исемлеккә кертелмәгән башка дару чараларына даими мониторинг үткәрелә. Ф.Яркәева мәгълүматларны Росздравнадзорның программа продукты нигезендә эшкәртелүе һәм мониторинг мәгълүматлары буенча 2022 елның августына, 2021 елның декабре белән чагыштырганда, әлеге даруларга сатып алу бәяләрен нәрсәләр тәшкил итүе турында хәбәр итте:
- Россия буенча госпиталь сегменты уртача 3,1% арткан, Идел буе федераль округында - 2,2%, Татарстан Республикасында 2,0% арткан.
- амбулатор сегмент – Россия буенча уртача алганда – 1,8%, Идел буе федераль округында – 1,7%, Татарстан Республикасында 1,6% арткан.
Шулай ук министр урынбасары хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы теркәлгән һәм Бәяләрнең дәүләт реестрына кертелгән даруларны сатып җибәрүнең чик бәяләре, күмәртәләп һәм ваклап сатуның чик бәяләре турындагы мәгълүматларны http://minzdrav.tatarstan.ru сайтында урнаштыра. Теләсә кайсы гражданин сайтта, тикшерү максатында, әлеге мәгълүматны карый ала һәм даруханәдә гомер өчен кирәкле дару бәясенең арттырылганмы-юкмы икәнлеген тикшереп карый ала.