ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты төбәк операторлары белән хезмәттәшлек буенча штаб утырышын үткәрде

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

26 октябрьдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты төбәк операторлары белән хезмәттәшлек буенча штаб утырышын үткәрде. Традиция буенча штаб утырышы «Татэнергосбыт» АҖнең каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә түләүләрне җыю турындагы хисабын тыңлаудан башланды.

«Халык контроле» системасы мәгълүматлары буенча, узган айлар белән чагыштырганда динамика арта бара, шул ук вакытта Лаеш муниципаль районы буенча каты коммуналь калдыкларны чыгару өлешендә вәзгыять начарайды», – дип хәбәр итте Рөстәм Низамиев.

Штаб утырышында Арча һәм Алексеевск районнары башкарма комитетлары җитәкчеләре район территорияләрендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлек турында хисап белән катнаштылар. Шулай ук «Жилкомбытсервис» ҖЧҖ, «Яңа Кенәр коммуналь хезмәтләре» ҖЧҖ һәм «Полигон» ҖЧҖ вәкилләренә дә сүз бирелде.

Төбәк операторларына Татарстан Республикасы муниципаль районнарында каты коммуналь калдыкларны чыгаруның расланган графигын үтәү йөкләмәсе бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International