Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмалар вәкилләре катнашында инвестицион программаларны карау буенча экспертлар советы утырышы булды.
Экспертлар карап тикшерүенә 2023 елга җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә «Азнакай ПТС» АҖ, «Тәтеш ПТС» АҖ, «Таткоммунэнерго» РПО АҖ һәм «Казан төзелеш-сервис компаниясе» ҖЧҖ инвестпрограммалары тәкъдим ителде.
Утырыш йомгаклары буенча Дәүләт комитеты тарафыннан әлеге предприятиеләрнең инвестицион программалары проектларын Экспертлар советы әгъзалары җиткергән кисәтүләр буенча эшләп бетерергә тәкъдим ителде.