2022 елның 25 октябрендә 10:00 сәгатьтә «2023-2025 елларга Татарстан Республикасында тарифларны җайга салу өлкәсен үстерү стратегиясе» темасына Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты коллегиясе утырышы булачак.
Коллегия утырышында республиканың тармак министрлыклары һәм ведомстволары, җайга салынулы оешмалар вәкилләре катнашачак.
Үткәрү урыны: Казан шәһәре, К.Маркс ур., 66 йорт, киңәшмәләр залы
Элемтә өчен телефоннар: 221-82-95, 221-82-97