2023 елның мартына Монополиягә каршы федераль хезмәт тариф комплаенс буенча сынау проектларын эшләячәк

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Сүз ТКХ һәм электр энергетикасы өлкәләрендә тариф законнары таләпләренә туры килүне тәэмин итү системасын формалаштыру турында бара.

Тариф комплаенсы тариф законнарын бозуга бәйле тискәре нәтиҗәләрне бетерү буенча чаралар комплексын формалаштыруны күздә тота.

Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте практикасы шуны күрсәтә: бозуларның 90% артыгы җайга салынулы оешма чыгымнарының тиешенчә нигезләнмәве белән бәйле. Тариф комплаенсын гамәлгә кертү җайга салынулы оешма тарифларга кертү өчен таләп итә торган чыгымнарның икътисадый һәм хокукый нигезләнеше сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук аны гамәлгә кертү тариф карарларын гамәлдән чыгару һәм җаваплылыкка тарту куркынычларын киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Хезмәттә билгеләп үтүләренчә, тариф комплаенсын гамәлгә кертү ирекле булачак. 2023 елның мартына бу коралның «сынау» проектларын эшләү планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International