19-20 октябрь көннәрендә Сочида уза торган Бөтенроссия тариф конференциясендә Россия Федераль монополиягә каршы хезмәт җитәкчесе урынбасары Виталий Королев чыгыш ясады. Ул 2022-2023 елларда электр энергетикасы, ТКХ һәм ТЭК өлкәләрендә тарифларны җайга салу үзенчәлекләре турында сөйләде.
Озак сроклы чорга тарифлар булдыру механизмнарын гамәлгә кертү концепциясе Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган (29.06.2021 ел, № 6571п-П51). Тарифларны җайга салуны камилләштерүнең төп юнәлешләре билгеләнгән. Төп максат: тарифларны озак вакытлы җайга салу һәм инвестицияләрне кире кайтаруны тәэмин итү. Төп принцип: кулланучы һәм ресурс белән тәэмин итүче оешма мәнфәгатьләренең нисбәте.
Спикер 2022 елның 1 декабреннән 2023 елның 31 декабренә кадәр җайга салынулы бәяләрне (тарифларны) индексацияләү һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең аерым актларына үзгәрешләр кертү буенча мәгълүматларны җиткерде: 2022 елның 1 декабреннән 2022 ел тарифлары кулланылмаячак, әмма 2023 ел тарифлары кулланыла башлаячак. Хәзер барлык тарифларны (техник ялгау тарифларыннан тыш) раслау сроклары шактый кыскартылган.
Виталий Королев сүзләренчә, 2023 елга тариф формалашуның яңа шартлары түбәндәгечә:
- озак сроклы җайга салу параметрлары озайтылмый;
- тариф элек бирелгән гариза нигезендә 12 айдан чыгып исәпләнә;
- тарифлар календарь буенча бүлгәләнми.
Су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәләрендә инвестпрограммаларны раслау вакыты кыскартылган:
- субъектлар буенча гражданнарның түләү индексы – 9%;
- киләсе индексация – 01.07.2024;
- электр, су, җылылык белән тәэмин итүгә бәяләрнең (тарифларның) иң чик күрсәткечләре - 9%;
- табигый газны күпләп сату бәяләре, газ транспортлау хезмәтләренә тарифлар - 8,5%;
-тәэмин итү-сату хезмәтләре өчен түләү күләме - 6%;
- ЕНОС буенча э/э тапшыру хезмәтләренә тариф - 11,5%.
Чыгыш ясаган вакытта МФХ җитәкчесе урынбасары билгеләп узганча, 2022 елда Россиянең МФХ тарафыннан инвестицион эшчәнлекне стимуллаштыруга юнәлдерелгән ТКХ өлкәсендә ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга, электр челтәрләре компанияләренә ярдәм итүне күздә тотучы чаралар күрелгән. Шулай ук ТКХ тармакларының инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыруга һәм ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар эшләнгән. Әйтик, хәзер ФНБ хисабына оешмалар коммуналь инфраструктураны модернизацияләү проектларына озак сроклы займнар алырга мөмкин. Мондый проектларны тормышка ашыруга акчалар ТКХ фонды тарафыннан 25 еллык срокка еллык 3% займ рәвешендә бирелә. 2023 ел ахырына кадәр әлеге максатларга 150 млрд.сум юнәлдереләчәк. Моннан тыш, бу кредитларны алырга мөмкин булган катнашучылар саны да арттырылган. Хәзер, концессия килешүе төзелү көне кайчан булуына бәйсез рәвештә, проектларга займнар бирелергә мөмкин. Шул ук вакытта акчаларны тормышка ашыру процессында булган чараларга да юнәлтергә мөмкин.
Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу, җылылык белән тәэмин итү, электр энергетикасы өлкәләренә дә үзгәрешләр кертеләчәк. Мисал өчен, электр энергетикасы өлкәсендә Россия Федерациясе субъектларының җайга салу органнары тарафыннан халык өчен куллану күләме буенча дифференциацияләнгән тарифларны билгеләү хокукы каралган. 2022 елдан электр челтәрләре комплексын җайга салу өлкәсендә исәпләнгән эшкуарлык табышы кертелә. Спикер фикеренчә, «Социаль газлаштыру» газ белән тәэмин итү өлкәсен җайга салу һәм контрольдә тотуга карата Россия МФХ штабларын булдыру нәтиҗәсендә халыкның бушлай газга тоташу темпларын газлаштырылган торак пунктлардагы йортлар чикләренә кадәр тизләтеп булган.
Мөрәҗәгатенең ахырында Россия МФХ җитәкчесе урынбасары Виталий Королев 2022 елда ведомствоның түбәндәгеләр буенча шактый алга китүен әйтте:
- Цифрлаштыру;
- Газлаштыру;
- Хисаплылыкны стандартлаштыру;
- Тышкы йогынтыларга каршы тору;
- Җайга салуның сыгылмалылыгы;
- Карарлар кабул итү тизлеге.
«Хәтта яңа тариф елы да бер айга иртәрәк башлана», – дип тәмамлады үзенең чыгышын МФХ вәкиле.