Сочида тариф конференциясе башланды

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

19-20 октябрь  көннәрендә Сочида Бөтенроссия тариф конференциясе уза, ул үз мәйданчыгында җайга салынулы оешмалар вәкилләрен, барлык дәрәҗәдәге җайга салу органнарын һәм тармак берләшмәләрен берләштерә торган төп вакыйга булып тора. Конференциядә тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу һәм озак сроклы тарифларны җайга салуның төп принципларын гамәлгә ашыру өлкәсендә законнарны камилләштерү мәсьәләләре каралачак.

Бөтенроссия тариф конференциясендә Россия Федерациясе субъектлары башлыклары, федераль һәм региональ башкарма хакимият органнары, җайга салынулы оешмалар һәм экспертлар берләшмәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнаша, алар тарифларны һәм монополиягә каршы җайлауның актуаль мәсьәләләре буенча докладлар һәм хәбәрләр белән чыгыш ясаячаклар.

Конференциянең пленар утырышы Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Максим Шаскольский чыгышыннан башланды. Ул үз мөрәҗәгатендә түбәндәге мөһим фикерләрне әйтте: 

- индексация 2022 елның 1 декабрендә көтелә;

- Россия буенча уртача алганда, коммуналь хезмәтләр өчен түләү 9% артачак;

- киләсе индексация 2024 елның июлендә булачак;

- бәяләрне озак вакытка җайга салу буенча адымнар кабул ителгән;

- 1700 карарны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә инвестпрограммаларны финанслау өчен өстәмә рәвештә 20 млрд.сум җәлеп ителә алган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International