Дәүләт комитеты Сочида Бөтенроссия тариф конференциясендә катнашачак

2022 елның 18 октябре, сишәмбе

19-20 октябрьдә Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте Сочи шәһәрендә Бөтенроссия тариф конференциясен үткәрә. Конференция үз мәйданында җайга салынулы оешмалар вәкилләрен, барлык дәрәҗәдәге җайга салу органнарын һәм тармак берләшмәләрен берләштерүче төп вакыйга булып тора.

Чара кысаларында тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу һәм озак сроклы тарифларны җайга салуның төп принципларын гамәлгә ашыру өлкәсендә законнарны камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алышу планлаштырыла. Гадәттәгечә, катнашучылар тарифларны җайга салу принципларын һәм инструментларын, җайга салучыларны укыту һәм квалификацияләрен күтәрү алымнарын караячаклар. Аерым игътибар цифрлаштыруга: Бердәм тариф платформасын булдыруга, кросс-тармак һәм кроссфункцияле үзара бәйләнешкә, технологик суверенитетны тәэмин итүгә багышланачак.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина, рәис урынбасары Сергей Павлов чарада катнашачаклар, тематик докладлар белән чыгыш ясаячаклар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International