Дәүләт комитетында ККК өлкәсендә тариф исәпләмәләрен карадылар

2022 елның 7 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2023 елга каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифларны исәпләү буенча эшче комиссия утырышы булды.

«Идел буе экология компаниясе» ҖЧҖ (Чаллы шәһәре) һәм «Гринта» ҖЧҖ (Татарстанның көнчыгыш зонасының региональ операторы) вәкилләре үз проектлары белән чыгыш ясады.

«ПЭК» компаниясе комиссиягә, төзәтмәләрне исәпкә алып, калдыкларны күмү һәм каты коммуналь калдыкларны зарарсызландыруга тарифлар билгеләү исәпләмәләрне тәкъдим итте. «Гринта» регоператоры ККК белән эш итү буенча хезмәт күрсәтүгә түләү билгеләү проектын әзерләгән.

Компания проектларының бер өлеше комиссия карары буенча эшләп бетерүгә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International