Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы электр энергетикасы һәм җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә эшчәнлекнең җайга салынулы төрләрен хәл итүче оешмалар вәкилләре катнашында инвестицион программаларны һәм аларның үтәлеше турындагы хисапларны карау буенча экспертлар советы утырышы булды.
Экспертлар каравына 2023 елга җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә «Әлмәт җылылык челтәрләре» АҖ һәм «Казэнерго» АҖ инвестпрограммалары тәкъдим ителде. Ведомство белгечләре финанс күләмнәре һәм чыганаклары, шулай ук инвестицион программада ирешү күздә тотылган энергетика нәтиҗәлелеге күрсәткечләре өлешендә кисәтүләр ясадылар.
«Казэнерго» АҖ һәм «Татэнерго» АҖ җитәкчелеге 2021 елда инвестицион программаларны үтәү буенча хисаплар белән чыгыш ясады. Предприятиеләр Дәүләт комитетының экспертлар советы игътибарына инвестицион программалар чараларын фактик үтәү һәм финанслауның бүлеп бирелгән чыганакларын үзләштерү буенча мәгълүматлар бирделәр.
Дәүләт комитеты билгеләп үткәнчә, җайга салынулы оешмалар тарафыннан инвестпрограммаларның план күләмнәре үтәлгән, чыганаклар үзләштерелгән. Шул ук вакытта энергия нәтиҗәлелеге күрсәткечләренең чагыштырма ягулык чыгымы һәм челтәрләрдә технологик югалту дәрәҗәсе ягыннан пландагы күрсәткечләренә ирешмәүгә бәйле берничә кисәтү дә җиткерелде. Экспертлар советы оешмаларга билгеләнгән күрсәткечләр буенча планнан тайпылу сәбәпләренә җентекле анализ ясарга кирәк, чөнки чираттагы җайга салу чорына озак сроклы параметрларны исәпләгәндә аларның үтәлеше исәпкә алыначак, дигән фикерен әйтте.
Утырыш йомгаклары буенча җайга салу органы тарафыннан оешмаларга инвестицион программалар чараларын тормышка ашыру буенча җылылык белән тәэмин итү объектларының ышанычлылык һәм энергонәтиҗәлелек күрсәткечләренең план күрсәткечләренә ирешүне тәэмин итү турында күрсәтмә бирелде.