Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре тарифлар буенча стажировка үтте

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында КФУ дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе һәм Дәүләт комитетының «Икътисадый нигезләнгән тарифны исәпләп чыгару» дип аталган махсус эшләнгән программасы буенча ике көнлек стажировка үтте. 

Стажировка мәйданчыгы җитәкчесе – ведомство рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина. Максат – җайга салынулы хезмәтләргә тарифлар формалаштыру үзенчәлекләрен өйрәнү.

Курсның уку планына тарифларны исәпләү, аларны формалаштыру, тарифларны җайга салу, бәя куюның хокукый аспектлары буенча белем һәм күнекмәләр алу, шулай ук практик өлеш кертелгән иде. Өйрәнү программасына кергән коммуналь хуҗалык өлкәләре: җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, электр энергиясе, технологик тоташтыру, газ белән тәэмин итү һәм каты коммуналь калдыклар.

Стажировканың озынлыгы – 18 академик сәгать.

Стажировка тәмамлангач, укучыларга таныклыклар тапшырылды. Тарифларны җайга салу буенча белемнәрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты Оештыру идарәсенең Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең баш киңәшчесе Регина Әхмәдгәрәева, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе урынбасары – Чистай районара торак инспекциясе җитәкчесе Ирина Иванова һәм Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының шәһәр хуҗалыгы һәм халыкны тормыш белән тәэмин итү идарәсенең икътисадый анализ һәм фаразлау бүлеге баш белгече Миләүшә Закирова алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International