Дәүләт комитетында чираттагы Идарә утырышы узды

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Иҗтимагый совет әгъзалары катнашында Идарәнең 30 нчы утырышы булып узды. Көн тәртибенә 8 мәсьәлә кертелгән иде. Тикшерелгән проектларның төп өлеше торак йортларны үзәкләштерелгән  су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу һәм җылылык белән тәэмин итү системаларына тоташтыруга тарифлар билгеләүгә кагылышлы иде.

Тариф карарлары «Челныводоканал» ҖЧҖ, Казан шәһәренең «Водоканал» МУП, «Татэнерго» АҖ һәм «Казэнерго» АҖ өчен төзелешнең тәкъдим ителгән объектларын  коммуналь челтәрләргә тоташтыру буенча кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International