Иҗтимагый совет социаль әһәмияткә ия мәсьәләләр турында фикер алышты

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый советның квартал саен үткәрелә торган утырышы булды. Очрашуда Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев, рәиснең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина, урынбасарлар – Лилия Борисова һәм Дмитрий Сапожников катнашты.

Иҗтимагый советтан – аның рәисе Николай Борознов, оешма әгъзалары – Михаил Застела, Сергей Маруденко, Мария Горшунова, Виктор Белоногов һәм башкалар катнашты.

Утырышта катнашучылар Дәүләт комитетының интернет-киңлектә уңай имиджын формалаштыру, аз керемле гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында туклану бәяләрен исәпләүгә карата фикерләр әйттеләр, Татарстан Президенты премиясенә конкурс нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

Чара ахырында катнашучылар киләсе елга эш планнарын билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International