II Халыкара төзелеш чемпионаты һәм Татарстан Республикасы белән Төрекмәнстан арасындагы хезмәттәшлек кысаларында Казанга күрше дәүләт делегациясе килде, анда Төрекмәнстанның Төзелеш һәм архитектура министрлыгы вәкилләре дә керде.
Дус дәүләттән кунаклар килүенең төп максаты – төзелеш чемпионатында катнашу һәм сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу. ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев кунакларны ведомство диварларында очрашуга чакырды. Коллегалар Дәүләт комитеты эшчәнлеге, Татарстанда тарифлар барлыкка килү үзенчәлекләре белән таныштылар. Дәүләт учреждениесе җитәкчелеге республика тарихыннан кызыклы фактлар, Казанның истәлекле урыннары турында сөйләделәр.