Каты коммуналь калдыклар буенча эшче тариф комиссиясе утырышы узды

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

Дәүләт комитетында 2023 елга каты коммуналь калдыкларны күмү өлкәсендә тарифларны исәпләү проектларын карау буенча кампания дәвам итә.

Эшче тариф комиссиясенең чираттагы утырышында «КомунСервис» ҖЧҖ (Чаллы шәһәре) һәм «Торак хуҗалыгы һәм төзекләндерү күптармаклы җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ (Алабуга районы) хезмәт күрсәтүләрнең бәясен алга таба билгеләү өчен үз исәпләмәләрен тәкъдим иттеләр.

Очрашуда шулай ук «ПЖКХ» ИК» ҖЧҖ  төбәк операторы (Казан шәһәре) өчен каты коммуналь калдыкларны күмү һәм хезмәтләр күрсәтү өчен тарифлар билгеләү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.

Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге тариф кампаниясе дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International