Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы федераль закон, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Контрольлек (күзәтчелек) органнары тарафыннан закон нигезендә саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү (зыян салу) куркынычларын кисәтү программаларын эшләү һәм раслау турында» 2021 елның 25 июнендәге 990 номерлы карары белән расланган Контрольлек (күзәтчелек) органнары тарафыннан закон нигезендә саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү (зыян салу) куркынычларын кисәтү программаларын эшләү һәм раслау кагыйдәләре нигезендә 2023 елга бәяләрне (тарифларны) дәүләт тарафыннан җайга салу өлкәсендә төбәк дәүләт контроле (күзәтчелеге) өлкәсендә закон нигезендә саклана торган кыйммәтләргә зыян китерү (зыян салу) куркынычларын кисәтү программасы проекты буенча иҗтимагый фикер алышу уздыра.
Программа проекты Дәүләт комитетының рәсми сайтында «Дәүләт контроле (күзәтчелеге)» бүлегендә, «Мәҗбүри таләпләр бозылуны кисәтү» / «Башка материаллар» бүлегендә (https://kt.tatarstan.ru/inie-materiali.htm) урнаштырылган.
Программа проекты буенча искәрмәләрне һәм тәкъдимнәрне Дәүләт комитетына 2022 елның 3 ноябренә «2023 елга программа проекты» тамгасы белән Tatyana.Turaeva@tatar.ru электрон адресына җибәрүегез сорала.