ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лариса Хәбибуллина ТР Дәүләт Советының эшлекле киңәшмәсендә катнашты.
Очрашуда республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында»гы федераль законга үзгәрешләр кертү турында»гы проектны карадылар. Тәкъдим «Каты коммуналь калдыклар белән эш итү реформасының хокукый аспектлары турында»темасына Россия Федерациясе субъектлары хакимиятенең закон чыгару органнары берләшмәсе карарын гамәлгә ашыру планы нигезендә әзерләнгән.