ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең 29 нчы утырышы узды

2022 елның 3 октябре, дүшәмбе

Дәүләт комитеты идарәсе «Интеграция» чиктәш челтәр компаниясе» ҖЧҖ өчен салкын су һәм ташландык суларны транспортлауга карар проектларын карады.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев җитәкчелегендәге идарә әгъзалары «Интеграция» чиктәш челтәр компаниясе» ҖЧҖ өчен озак сроклы тарифларга төзәтмәләр кертү һәм «Химград» технополисы территориясендә үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системаларының технологик зонасында әлеге компания өчен тарифларны билгеләү турында Дәүләт комитеты карарына үзгәрешләр кертү турында уңай карарлар чыгарды.

Кабул ителгән тариф карарлары белән ведомствоның рәсми сайтында Тарифлар бүлегендә танышырга мөмкин.

https://kt.tatarstan.ru/ntarif.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International