Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2023 елга каты коммуналь калдыкларны күмү өлкәсендә исәпләмәләрне карау буенча эшче тариф комиссиясе утырышы булып узды.
Дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина җитәкчелегендә видеоэлемтә режимында комиссия әгъзалары Кайбыч районында ШЭ Р..Хикмәтуллин, Апас районында «СЭС-Регион» ҖЧҖ һәм Түбән Кама районында «Полигон НК» ҖЧҖ өчен каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тарифларның беренчел исәпләмәләрен тәкъдим иттеләр.