ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында видеоэлемтә режимында ташландык суларны агызуга тарифларны билгеләү мәсьәләсе буенча эшче тариф комиссиясе утырышы булып узды. 2023 елда тариф кампаниясе кысаларында Зеленодольск районының «Карамалы Тау торак сервисы» ҖЧҖ, Алексеевск районының «Алексеевскводоканал» ААҖ һәм Балык Бистәсе районының «Теплоэнергосервис» МУП өчен исәп-хисап проектлары каралды.
Контрольдә тотучы ведомство комиссиясе оешмалар вәкилләрен тәкъдим ителгән проектлар нәтиҗәләре буенча ташландык суларны агызуга тарифлар исәпләмәсе белән таныштырды.