2023 елга тарифларны карау дәвам итә

2022 елның 1 октябре, шимбә

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2023 елга ташландык суларны агызуга тарифларны билгеләү буенча эшче тариф комиссиясенең утырышы булып узды. Әгерҗе районының «Шуныт» ҖЧҖ, «Питрәч коммуналь челтәрләре» МУП, «Яңа Чишмә ТКХ» МУП исәп-хисап проектлары каралды. Оешмалар биологик чистарту корылмаларын кулланалар. 

Киңәшмәдә ТКХ өлкәсе предприятиеләре һәм районнарның башкарма комитетлары вәкилләре катнашты. Дәүләт комитеты хезмәткәрләре, ведомствога тәкъдим ителгән проект документларына карап, 2023 елга ташландык суларны агызуга тарифларның башлангыч исәпләмәләрен җиткерделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International