Казанда «Энергетика тармагын үстерү өстенлекләре, яңа технологик рәвеш һәм Россиянең «киләчәк базарларына» чыгуы. Энергетика өлкәсендә цифрлы чишелешләр кертү тәҗрибәсе» Бөтенроссия гамәли конференциясе узачак.
Конференция Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы кысаларында үткәрелә.
Конференция эшендә бәяләрне (тарифларны) дәүләт тарафыннан җайга салу өлкәсендә башкарма хакимият органнары, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар, IT-өлкә компанияләре, фәнни берләшмәләр катнашачак.
Экспертлар сыйфатында Монополиягә каршы федераль хезмәт, Россия Энергетика министрлыгының «Россия энергетика агентлыгы» ФДБУ (РЭА), Россия Федерациясе Энергетика министрлыгы, федераль уку йортлары һәм Татарстан Республикасы югары уку йортлары вәкилләренеж чыгышы планлаштырыла.