Татарстанның күпбалалы гаиләләрендә газлаштыру программасы популярлык казанган

2022 елның 29 сентябре, пәнҗешәмбе

Газлаштыру программасы күпбалалы гаиләләр арасында популяр, шулай ук авылда аерым торак төзүгә этәргеч бирә, – дип уртаклашты ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты башлыгы урынбасары Лилия Борисова.

Аның мәгълүматлары буенча, Татарстанда газлаштыру дәрәҗәсе Россиядә иң югары күрсәткечләрнең берсе һәм якынча 99% тәшкил итә.

«Күптән түгел мин Татарстанның Сарман районында гражданнарны күчмә кабул иттем, анда яшь гаилә газлаштыру программасы буенча газ тоташтырган иде. Алар өй төзегәннәр, бик бәхетле, канәгать иделәр. Июль аенда заявка биргәннәр, ә сентябрьдә инде барысы да эшләнгән», – дип аңлатты ул.

«Күпбалалы гаиләләр һәм халыкның башка ташламалы категорияләре өчен җир кишәрлеге эчендәге эшләр дәүләт, социаль яклау органнары тарафыннан 80 мең сумнан артмаган күләмдә каплана», – дип сөйләде ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары ташламалар хакында.

Газлаштыру мәсьәләләре буенча татарстанлылар ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетына 8(843) 236-36-36 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International