28 сентябрьдә ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты региональ операторлар белән хезмәттәшлек штабы утырышын үткәрде. Утырышта катнашучылар «Татэнергосбыт» АҖнең ККК белән эш итү өлкәсендә түләүләр җыю турындагы хисабын, Арча һәм Тәтеш районнары территорияләрендә каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге эшчәнлек турындагы хисапларын тыңладылар, «Халык контроле» системасы аша кергән гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләрен карадылар.
«Халык контроле» системасы мәгълүматлары буенча, 2022 елның 3 августыннан 27 сентябренә кадәр системага 165 белдерү килгән. Иң күп шикаятьләр Казан шәһәрендә – 70, Әлмәт районында – 26, Бөгелмә районында – 16.