Сарман муниципаль районына эш сәфәре кысаларында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова гражданнарны күчмә кабул итте.
Мөрәҗәгатьләрнең күбесе каты коммуналь калдыклар белән эш итү мәсьәләләренә кагыла иде. Аерым алганда, бакчачылык ширкәте әгъзалары яшел үсентеләрне (ботакларны, яфракларны, агач калдыкларын) карап тоту процессында барлыкка килгән калдыкларны алып китмәүдән зарландылар. Мәгариф оешмалары вәкилләре мәктәпләрдә калдыклар барлыкка килмәгән каникул вакытында каты көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен түләү тәртибен аңлату хакында сорадылар.
Шулай ук шәһәр тибындагы Җәлил поселогында су белән тәэмин итүгә тарифларны билгеләү тәртибе турында сораулар һәм Петровка Завод авылында ташландык суларны агызуны оештыру процессына карата шикаятьләр алынды.
Барлык мөрәҗәгатьләргә дә аңлатмалар бирелде. Моннан тыш, рәис урынбасары шунысын да искәртеп узды: әгәр ТКХ өчен хезмәт күрсәтү бәясе гаиләнең гомуми уртача айлык кеременең 21% артып китсә, кулланучы түләнгән акчаларның бер өлешен, торак субсидиясен рәсмиләштереп, кире кайтарырга хокуклы. Күпбалалы гаиләләр, ветераннар, мөмкинлекләре чикле кешеләр һ.б. ташламаларга исәп тота ала.