Лилия Борисова эш сәфәре белән Сарман районында булды

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова эш визиты белән Сарман муниципаль районында булды.

Визит барышында Лилия Борисова коммуналь ресурслар белән тәэмин итүче предприятиеләр объектларын карады, «Азнакай ПТС» АҖ Сарман участогының биологик чистарту корылмаларында, ККК полигонында булды. Дәүләт комитеты вәкиле социаль газлаштыру программасы буенча эшләрнең барышы белән танышты, Тынычлык урамы, 30 нчы йортта газ җибәрүдә катнашты.

Аның катнашында районда коммуналь хезмәтләр өлкәсендә тарифларны җайга салуның актуаль мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл булды. Түгәрәк өстәл эшендә ТКХ оешмалары, Башкарма комитет вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International