Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина 2020-2024 елларга «Сетевая компания» АҖ инвестицион программасын үзгәртү проектын карап тикшерү буенча килештерү киңәшмәсендә катнашты.
Эшлекле очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды. Төп мәсьәләләр Татарстан кулланучыларына электр энергиясен тапшыру һәм бүлү буенча инвестпрограммалар проектларын эшләүгә кагылышлы иде.