Сергей Павлов KAZAN DIGITAL WEEK – 2022 форумында чыгыш ясады

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов KAZAN DIGITAL WEEK – 2022 халыкара форумында инженерлык челтәрләренә технологик тоташу өлкәсендә цифрлы трансформация проекты турында доклад белән чыгыш ясады.

Спикер сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Дәүләт комитеты объектларны торак-коммуналь хуҗалыгының инженерлык челтәрләренә (җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү, ташландык суларны агызу, газ бүлү һәм электр челтәрләренә) технологик тоташтыру буенча мәгълүмат порталын проектлауга кереште.

Хәзерге вакытта республиканың Тарифлар буенча дәүләт комитеты су белән тәэмин итү һәм су агызу өлкәсендәге эшчәнлекне гамәлгә ашыручы 153 предприятиене, җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә 83 оешманы, электр белән тәэмин итү өлкәсендә 24 оешманы җайга сала. «Шул ук вакытта, – дип аңлатты ведомство рәисе урынбасары, – һәр муниципаль районда ресурслар белән тәэмин итүне тоташтыруга төрле ставкалары булган төрле предприятиеләр тәэмин итә. Шундый хәл барлыкка килде: объектны тоташтыру максаты белән физик һәм юридик затлар турыдан-туры ресурслар белән тәэмин итүче предприятиеләргә мөрәҗәгать итәләр. Башка сүзләр белән әйткәндә, мөрәҗәгать итүче күпчелектә үзенә кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңламый», - диде С.Павлов.

Дәүләт комитеты проекты буенча, технологик тоташтыруның максатчан моделе «бердәм тәрәзә» режимында гариза бирү мөмкинлеген гамәлгә ашырудан гыйбарәт. Торак-коммуналь хуҗалыгының барлык челтәрләренә тоташтыруга электрон гариза формалаштырыла. Бер мөрәҗәгать кысаларында гамәлдәге законнарда каралган документларны алу өчен, ресурсларның барлык төрләре буенча бер үк вакытта гариза тутырырга мөмкин. Челтәр оешмасы һәм мөрәҗәгать итүчеләр арасындагы шартнамә мөрәҗәгать итүчегә технологик тоташтыру өчен түләү кертү (түләүнең бер өлешен башкару) өчен счетны җибәрү һәм мөрәҗәгать итүче тарафыннан әлеге счетны түләү юлы белән төзелә.

Шулай ук, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов цифрлы трансформация проектларын гамәлгә ашыруда Татарстан Республикасының тупланган тәҗрибәсен исәпкә алып, өлкәнең дәүләт идарәсе процессларын яңадан карарга һәм технологик тоташтыру процессларына реинжиниринг үткәрергә тәкъдим итте. «Реинжиниринг инженерлык челтәрләренә тоташтыру срокларын кыскартуга китерәчәк һәм хезмәт күрсәтүләр өчен түләү буенча законсыз таләпләр ихтималын юкка чыгарачак», – дип белдерде дәүләт учреждениесе вәкиле.

Спикер фикеренчә, әлеге проектны гамәлгә ашыру халыкны ресурслар белән тәэмин итүче челтәрләргә тоташтыру процессларына реинжиниринг үткәрергә мөмкинлек бирәчәк: процедураны гадиләштерәчәк, аны торак-коммуналь хуҗалыкның барлык өлкәләренә карата стандарт итәчәк, шулай ук хезмәтләр күрсәтү вакытын кыскартачак, бу үз чиратында Татарстан Республикасының инвестицион җәлеп итүчәнлек рейтингын арттырачак. Ә төбәк халкына, яңа хезмәт кертү нәтиҗәсендә, ресурслар белән тәэмин итүче оешмага шәхсән килү зарурлыгыннан башка, сыйфатлы, арзанлы хезмәт күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International