Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенең 27 нче утырышы булып узды. Көн тәртибендә мөһим мәсьәлә – Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан челтәр оешмаларының электр челтәрләренә технологик тоташтыруга стандартлаштырылган тариф ставкаларын һәм түләү формуласын билгеләү турында» 2022 елның 6 июлендәге 92-44/тп-2022 номерлы карарына 1 нче кушымтага үзгәреш кертү хакында» карар проектын раслау.
Ведомствоның кураторлык бүлеге тарафыннан тапшырылган документларга анализ һәм исәпләмәләр ясалды. Идарә утырышында катнашкан Идарә әгъзалары, алар арасында – ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина, рәис урынбасары Дмитрий Сапожников, дәүләт оешмасының профильлек бүлекләре җитәкчеләре, күпчелек тавыш белән үзгәрешләр проектын расладылар.
Утырышта шулай ук «Электр энергиясен һәм егәрлеген күмәртәләп һәм ваклап сатуның нәтиҗәле системасын оештыру буенча базар советы коммерциячел булмаган партнерлыгы» берләшмәсе вәкиле Наталья Зубова да катнашты, ул проект документларын тапшыру процедурасына карата эксперт фикере белән уртаклашты. «Шунысы сөендерә, соңгы вакытта без Дәүләт комитеты белән нәтиҗәлерәк хезмәттәшлек итә башладык, алга таба үзара файдалы эшчәнлек башкару өчен фикер алышабыз», – дип мөрәҗәгать итте Н.Зубова ведомство вәкилләренә.
«Дәүләт комитеты белән базар советы арасындагы уңышлы диалог нәтиҗәсендә, безнең уртак эшебезнең нәтиҗәсе яхшыра», – дип өстәде Татарстан Республикасы тарифлар буенча дәүләт комитетының беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина.