Дәүләт комитеты инвестпрограммалар үтәлешен тикшерүне дәвам итә

2022 елның 21 сентябре, чәршәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетының эш төркеме 2018-2022 елларда «Казэнерго» АҖнең инвестиция программасы чараларын тормышка ашыру барышы белән танышты.

Ведомство хезмәткәрләре П.Лумумба һәм Искра урамнарында торак йортларны җылыту торбаларын алыштыру буенча җылылык челтәрләрен реконструкцияләү объектларын карадылар.

Хәзерге вакытта әлеге участокта тузган торба үткәргечләрне (1985 ел) 290 м озынлыктагы ППУ-изоляциядәге торбаларга алыштыралар. Чараны гамәлгә ашыру әлеге участокта җылылык челтәрләре буенча биргәндә җылылык энергиясен югалтуны ике тапкырга киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Ведомство вәкилләре шулай ук Каштановая урамы, 18 йорт буенча котельныйны реконструкцияләү эшләренең барышы белән дә танышты, анда ТВГ-8 казаны КСВ 9.6 казанына алмаштырыла. Чара күрсәтелә торган хезмәтләрнең ышанычлылыгын һәм сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән.

Югарыда әйтелгән барлык эшләр план буенча бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International