Дәүләт комитеты каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге проект карарларын карады

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2023 елга каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тариф карарларының аерым проектларын карау буенча эшче тариф комиссиясенең утырышы булды.

ВКС режимында узган очрашуда республиканың җайга салынулы оешмалары – Әлмәт районының «Экосервис» АҖ, ШЭ Шакиров Ришат Фәрит улы (Зәй районы), Чүпрәле районының «Фламинго» ҖЧҖ, Кукмара районының «Эко-Сервис» ҖЧҖ һәм «Тетюши Жилсервис» ҖЧҖ катнашты.

Каралган оешмаларның төп өлеше үз объектларын киләсе – 2023 елга күчерде. Тариф комиссиясе карары буенча «Экосервис» АҖ һәм «Тетюши Жилсервис» ҖЧҖ проект документларындагы җитешсезлекләрне бетерү өчен бер атналык срок билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International