Лилия Борисова эш визиты белән Мөслим районында булды

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова эш визиты белән Мөслим муниципаль районында булды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Мөхәммәтдинов белән берлектә ул җайга салынулы оешманың эшчәнлеге белән танышты: «Мөслим инженерлык челтәрләре» АҖнең биологик чистарту корылмаларында һәм котельнясында булды. Коммуналь инфраструктура объектларының эше турында Дәүләт комитеты рәисе урынбасарына җәмгыятьнең генераль директоры урынбасары Ирек Заһидуллин сөйләде.

Эш визиты кысаларында Лилия Борисова шулай ук Мөслим авылындагы объектта булып, халыкны газ белән тәэмин итү программасының үтәлеше белән танышты.

Сәфәр тәмамлангач, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары һәм Мөслим районы башкарма комитеты вәкилләре 115-ФЗ кысаларында концессия килешүен эшләү буенча киңәшмә үткәрделәр. Мөһим мәсьәләләр арасында – коммуналь инфраструктура объектларына концессия килешүен төзү тәртибе, сроклары һәм шартлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International