Көнбатыш зонаның төбәк операторы белән эшлекле киңәшмә узды

2022 елның 19 сентябре, дүшәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитетында рәис Александр Груничев җитәкчелегендә «ПЖКХ» ИК вәкилләре - ККК белән эш итү буенча төбәк операторы вәкилләре белән эш киңәшмәсе булды. Очрашу идарәче компания инициативасы буенча узды.

Эшлекле фикер алышуда шулай ук Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь да катнашты.

Киңәшмә 2022 елда Татарстанның көнбатыш зонасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә тариф кампаниясе барышын карау кысаларында узды. 

Чарада катнашучылар предприятие чыгымнарының икътисадый нигезләнгәнлеген, инвестпрограммаларны үтәү буенча хисап мәгълүматларын, ККК белән эш итү системасын үстерү буенча эш йомгакларын, калдыкларны транспортлау һәм барлыкка китерү буенча белешмәләрне чагыштырып караган документацияне карадылар.

Дәүләт комитеты тәкъдиме буенча, «ПЖКХ» идарәче компаниясенә тариф кампаниясен үтәүнең барышы турында хисап документларының кайбер пунктларын эшләп бетерергә һәм аларны атна дәвамында ведомствога тапшырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International