Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2023 елга каты коммуналь калдыкларны күмү өлкәсендә тарифларны карау мәсьәләсен тикшерү буенча чираттагы эшче тариф комиссиясе утырышы булып узды.
Дәүләт комитеты комиссиясе әгъзалары игътибарына видеоконференция режимында Кукмара районының «Эко-Сервис» ҖЧҖ, Саба районының «Шәмәрдән ТКХ КҖП» ҖЧҖ, «Саба ТКХ КҖП» АҖ һәм Биектау районының «Полигон» ҖЧҖ проектлары тәкъдим ителде.
Эшче тариф комиссиясенең чираттагы утырышы якын көннәрдә узачак.