Тариф комиссиясе каты коммуналь калдыклар өлкәсендә исәпләмәләрне карады

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2023 елга каты коммуналь калдыкларны күмү өлкәсендә тарифларны карау мәсьәләсен тикшерү буенча эшче тариф комиссиясе утырышы булып узды.

Видеоконференция режимында узган утырышта Аксубай районының «Благоустройство» ҖЧҖ, Арча районының «Яңа Кенәр коммуналь хезмәтләре» ҖЧҖ, Баулы шәһәренең «Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе» МКП, Буа районының «Буа торак-коммуналь хуҗалыгы күп тармаклы җитештерү предприятиесе» АҖ һәм Кама Тамагы муниципаль районының «Благоустройство» ҖЧҖ вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International