Республика предприятиеләре инвестпрограммалар эшләүнең барышы турында хисап тоттылар

2022 елның 16 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә инвестиция программаларын эшләү мәсьәләсе буенча киңәшмә булды.

Инвестпрограммаларны эшләү буенча эшләр барышы турында «Балтач ТКХ КҖП» АҖ, «Алексеевскводоканал» ААҖ, «Мамадыш су каналы» АҖ, «Таткоммунэнерго» РПО АҖ һәм югарыда әйтелгән предприятиеләр эшчәнлеген башкара торган муниципаль районнарның башкарма комитетлары вәкилләре хисап тотты.

Җайга салынулы оешмалар вәкилләре белән очрашу Дәүләт комитетының 2022 елның 14 гыйнварында үткәрелгән коллегиясендә җиткерелгән йөкләмә үтәлешен контрольдә тоту кысаларында узды, ул вакытта республика районнары һәм шәһәр округлары башлыкларына җайга салынулы оешмалар тарафыннан инвестиция программаларын эшләүне тәэмин итү киңәш ителгән иде.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина башкарма комитетлар вәкилләренең игътибарын, инвестиция программалары чараларын исәпкә алып, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемаларын вакытында актуальләштерү кирәклегенә юнәлтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International