Дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина «100% Татарстан» онлайн-форумында катнашты

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

2022 елның 6 октябреннән 7 октябренә кадәр «100% Татарстан» цифрлы мәйданчыгында (100tatarstan.com) ел саен үткәрелә торган онлайн форум узачак. Быел аның темасы «Территорияләрне төзү һәм үстерү» булачак. Чара халык өчен төп темаларның берсе — төбәкне һәм гомумән төзелеш тармагын төзекләндерүгә багышланачак.

«Торак-коммуналь хуҗалык» форумы блогы кысаларында туры эфирда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина чыгыш ясады. Ул торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифларны исәпләү тәртибе турында сөйләде, республикабызда су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу хезмәтләре өчен бәя кую схемасын җентекләп аңлатты.

Форум – тармак платформасы, анда хөкүмәт һәм экспертлар халык белән турыдан-туры аралаша.

Эфирлар вакытында һәр тыңлаучы үзләрен кызыксындырган сорауларны бирү мөмкинлеген ала, ә белгечләр аларга реаль вакытта җавап бирә. Трансляция 3 телдә – рус, татар һәм инглиз телләрендә алып барыла.

Фото: 100tatarstan.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International