Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында ВКС режимында 2022 елда беренче эшче тариф комиссиясе утырышы булды. Анда 2023 елга каты коммуналь калдыкларны күмү өлкәсендә тарифларны исәпләү мәсьәләләре каралды.
Комиссия әгъзалары игътибарына Азнакай районының «Каты көнкүреш калдыклары полигоны» ҖЧҖ, Аксубай районының «Благоустройство» ҖЧҖ, «Актаныш каты көнкүреш калдыклары полигоны» МУП һәм «Әтнә ТКХ» МУП проектларын тәкъдим иттеләр.
Тәкъдим ителгән өч предприятие проектлары Дәүләт комитеты комиссиясе карары буенча өстәмә эшләп бетерүгә җибәрелде. «Благоустройство» ҖЧҖ тарифларын исәпләү өчен документлар карауны эшче тариф комиссиясенең чираттагы утырышына күчерделәр.