Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында 2023 елга су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу буенча проектларны карау буенча эш комиссиясенең йомгаклау утырышы булды, анда «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ тариф проектлары каралды.
Комиссия карары буенча тәкъдим ителгән проектлар эшләп бетерүгә җибәрелде. Оешмалар, искәрмәләрне исәпкә алып, яңартылган документларны җайга салу органына 2022 елның 20 сентябренә кадәр тапшырырга тиеш.