Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә инвестиция программаларын эшләү мәсьәләсе буенча киңәшмә булды.
Чарада инвеспрогпаммнарны үтәүң барышы турында «Саба ТКХ КҖП» АҖ, «Чистополь-водоканал» АҖ, «Промочистка» ҖЧҖ, «Биектау коммуналь челтәрләре» АҖ хисап тотты.
Җайга салынулы оешмалар вәкилләре белән очрашу 2022 елның 14 гыйнварында үткәрелгән Дәүләт комитеты коллегиясендә җиткерелгән йөкләмә үтәлешен контрольдә тоту кысаларында узды, анда муниципаль районнар һәм
республиканың шәһәр округлары башлыкларына җайга салынулы оешмалар тарафыннан инвестиция программалары эшләнелүен тәэмин итәргә тәкъдим ителгән иде.
ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина башкарма комитетлар вәкилләренең игътибарын, инвестиция программалары чараларын исәпкә алып, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемаларын вакытында актуальләштерү кирәклегенә юнәлтте.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча җайга салынулы оешмаларга 2022 елның сентябрь ае азагына кадәр җылылык энергиясен тапшыру һәм су транспортлаудагы югалтуларны киметү чарасын инвестиция программасына кертергә, җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәләрендә инвестиция программалары проектларын эшләргә һәм тапшырырга кушылды.