Татарстан башкаласында Kazan Digital Week – 2022 халыкара форумы узачак

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Россия Федерациясе Хөкүмәте эгидасында 2022 елның 21-24 сентябрендә Татарстан Республикасы башкаласы Казанда Kazan Digital Week – 2022 халыкара форумын үткәрә.

Уздыру урыны: «Габдулла Тукай» исемендәге Казан халыкара аэропортыннан бер адым ераклыкта урнашкан «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге.

Форумның миссиясе – 2022 елның Россия Федерациясенең фәнни-технологик һәм социаль-икътисадый үсешен чикләүгә чакырылган Россия төбәкләренең адекват җавабы буларак позицияләнә торган үзәк конгресс-күргәзмә вакыйгасына әверелү.

Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан Kazan Digital Week - 2022 халыкара форумының оештыру комитеты төзелде, ул министрлыклар, предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләрен, дәүләт һәм муниципаль идарә, сәнәгать, энергетика, транспорт, элемтә, комплекслы иминлек системасы, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә цифрлы чишелешләрне эшләү һәм гамәлгә кертү буенча белгечләрдән тора.

Kazan Digital Week халыкара форумы - 2022 әзерләү кысаларында оештыручылар тарафыннан Kazan Digital Week - 2021 халыкара форумында катнашкан урта һәм кече бизнес вәкилләренең Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе һәм әгъзаларының, төбәкләр губернаторларының һәм шәһәр мэрларының, сәнәгать корпорацияләре һәм компанияләре топ менеджерларының, галимнәр һәм экспертларның, урта һәм кече бизнес вәкилләренең тәкъдимнәре исәпкә алынган.

Форумны әзерләү һәм үткәрү буенча эшче төркем катнашучыларның фәнни, коммерция, коммуникация һәм танып белү мәнфәгатьләрен тулысынча һәм уңайлы итеп канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән оештыру-техник чаралар комплексын башкара.

Kazan Digital Week – 2022 халыкара форумының формалаша торган программасы пленар утырышларны, сессияләрне, «түгәрәк өстәлләр»не, техник визитларны, дискуссияләрне, мастер-классларны, мәдәни-таныштыру чараларын үз эченә ала.

Форум чаралары 10 тематик юнәлеш буенча структураланган:

- Интеллектуаль транспорт системалары;

- Дәүләт идарәсе өлкәсендә цифрлы технологияләр;

- Цифрлы индустрия 4.0;

- Яңа чорның киберкуркынычсызлыгы;

- Финтех экосистемасы;

- Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр;

- Сәламәтлек саклау һәм медицинада цифрлы технологияләр;

- Мәгарифтә цифрлы технологияләр;

- Мәдәнияттә цифрлы технологияләр;

- Авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр.

Хәзерге вакытта оештыру-әзерлек эшләре һәм мәгълүмати чакыру кампаниясе алып барыла. Төп спикерлар булып тармак цифрлы чишелешләренең яңа юнәлешләре, ясалма интеллектны кертүнең югары өлеше булган үтәли технологияләр, микроэлектроника өлкәсендә фәнни-инженерлык эшләнмәләре җитештерүне автоматлаштыру һәм киберкуркынычсызлык өлкәсендә гамәли программа белән тәэмин итү буенча экспертлар чыгыш ясаячак.

Форумның эш төркеме тарафыннан планлаштырылган программа чараларының онлайн-компонентына квалификацияле техник һәм оештыру ярдәме күрсәтүче ышанычлы цифрлы платформа сайланган.

Форумның эш телләре – рус һәм инглиз. Пленар утырышларда һәм төп чараларда синхрон тәрҗемә итү, алдан сорау буенча шәхси тәрҗемәчеләр тарафыннан хезмәт күрсәтү тәэмин ителә.

Катнашу шартлары, фәнни мәкаләләр бастырып чыгару, турыдан-туры һәм онлайн-катнашуны теркәү, Kazan Digital Week материалларының тулы архивы, эшче төркем һәм тематик юнәлешләр кураторларының белешмә мәгълүматлары әлеге сайтта урнаштырылган: kazandigitalweek.ru / kazandigitalweek.com.

Элемтә өчен җаваплы зат: Аникина Наталья Сергеевна – «Тормыш эшчәнлеге иминлеге фәнни үзәге» ДБУ фәнни-мәгариф бүлеге башлыгы.

Телефон: +7 951 892 80 70 e-mail: org@kazandigitalweek.ru.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International