Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова Ютазы муниципаль районында гражданнарны урынга чыгып кабул итте: Каты коммуналь калдыкларны чыгару хезмәтләре чыгымнарының нигезлелеге һәм бирелә торган суның сыйфаты буенча сораулар бирелде.
Эш сәфәре кысаларында Лилия Борисова районның социаль әһәмиятле инфраструктура объектларында – «Урыссу-Водоканал» ҖЧҖнең чистарту корылмаларында булды. Компаниянең генераль директоры Зөфәр Гыйниятов районда яңа чистарту корылмалары төзү кирәклеге турында фикер әйтте.
Шулай ук Лилия Борисова газлаштыру программасының үтәлеше белән дә танышты.