Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» ҖЧҖ, «Су үткәрү-канализация һәм энергетика хуҗалыгы» АҖ һәм «СОВ-НКНХ» АҖ җайга салынулы оешмаларының су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу буенча 2023 елга проектларын карау буенча чираттагы эшче комиссия утырышы булды.
Комиссия карары буенча тәкъдим ителгән проектлар эшләп бетерүгә җибәрелде. Оешмалар, искәрмәләрне исәпкә алып, яңартылган документларны җайга салу органына 2022 елның 20 сентябренә кадәр тапшырырга тиеш.