Лириса Хәбибуллина ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте комитеты утырышында катнашты

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина Җәмәгать транспортында пассажирлар йөртүне оештыру мәсьәләсе буенча комитет каршындагы Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча Экспертлар советының күчмә утырышында катнашты.

«Метроэлектротранс» МУП бинасында узган утырышта билетсыз йөргән өчен административ штраф күләмен арттыру буенча закон чыгару инициативасы мәсьәләләре каралды. Аерым алганда, «Метроэлектротранс» МУП генераль директоры Айдар Габделхаков «куяннар» өчен штраф суммасын 3600 сумга кадәр җиткерергә тәкъдим итте, хәзер ул – 300 сум. Шулай ук спикер «Җәмәгать транспорты эшен оештыру турында» доклад белән чыгыш ясады.

Территориаль планлаштыру документлары кысаларында Татарстан башкаласында транспорт инфраструктурасының комплекслы үсеше турында Казан шәһәренең баш архитектор урынбасары Тимур Кадыйров сөйләде.

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин утырышта катнашучылар игътибарына шәһәр төзелеше эшчәнлегенә, хәрби хезмәткәрләрнең статусына һәм кайбер категория гражданнарын торак белән тәэмин итүгә кагылышлы Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе законнары проектларын тәкъдим итте. 

Казан шәһәрендәге метрополитенның икенче линиясенең беренче участогын төзү барышы турында «Казметрострой» АҖ генераль директоры Марат Рәхимов сөйләде. Чара кысаларында катнашучылар «Ломжа» һәм «Сахаров» метро станцияләрен төзү барышын карадылар. М.Рәхимов сүзләренә караганда, метрополитенның икенче тармагын беренче мәртәбә эшләтеп җибәрү комплексын төзү 2027 елда тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International