ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев «ТР муниципаль берәмлекләре советы» берләшмәсе президиумы утырышында катнашты

2022 елның 9 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» берләшмәсе президиумы утырышында катнашты.

Чара Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, профильле министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, ККК белән эш итү буенча төбәк операторлары катнашында узды. 

Көн тәртибендә - каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә реформаның барышы турындагы мәсьәлә.

Исегезгә төшерәбез, Республикада ККК белән эш итү өлкәсендәге реформа 2019 елның 1 гыйнварыннан башланды. Бу вакыт эчендә реформаның уңай һәм тискәре якларын күрергә, бу юнәлештә алга таба үсеш векторын билгеләргә мөмкинлек бирүче билгеле бер тәҗрибә тупланды.

Коммуналь тармакта 8 коммуналь хезмәт җайга салына, шул ук вакытта, электр энергиясе һәм су белән тәэмин итү белән беррәттән, зур колач ККК белән эш итү өлкәсенә туры килә.

2022 ел тарифларына килгәндә, хәзерге вакытта республикада каты коммуналь калдыкларны күмү һәм эшкәртү өлкәсендә ике төбәк операторы һәм 38 оператор эшли. 50 эшкәртү һәм күмү объекты кулланыла. Ел саен барлыкка килә торган калдыклар саны 12 миллион куб.метрдан артып китә.»

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев белдергәнчә, республикада төбәк операторлары өчен кубик метрлардагы тариф Идел буе федераль округында иң түбәннәрдән санала.

Ведомство башлыгы сүзләренә караганда, реформаны тормышка ашыру барышында барлыкка килгән мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен 2019 елның гыйнварында эшче Штаб төзелгән. Аның составына тармак министрлыклары һәм ведомстволары, депутатлар корпусы, иҗтимагый һәм контрольлек оешмалары вәкилләре кергән. Дүрт ел эчендә штабның 100 артык утырышы үткәрелгән.

Дәүләт комитеты башлыгы үз чыгышында шулай ук ККК белән эш итү өлкәсендәге закон чыгару инициативаларына да тукталды.

 «Гамәлдәге законнарда ККК транспортлауга чыгымнарның икътисадый нигезләнгән күләмен билгеләү тәртибен беркетүче нигезләмәләр юк, алар төбәк операторлары хезмәтенә җайга салына торган бердәм тарифларны билгеләгәндә төбәк операторының кирәкле тулай кеременә кертелә», - дип билгеләп үтте А. Груничев.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе шулай ук контейнер мәйданчыклары төзү, контейнерлар сатып алу һәм аларны карап тотуны бары тик төбәк операторларына гына беркетергә тәкъдим итте.

«Хәзерге вакытта каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен контейнер мәйданчыклары җирле үзидарә органнары хисабына төзелә. Шул ук вакытта Россия Федерациясе законнарында ККК тупланган урыннарда контейнер мәйданчыклары төзергә, урнаштыру өчен контейнерлар һәм бункерлар сатып алырга (яңартырга) тиеш булган затлар билгеле түгел», - дип аңлатты Александр Груничев.

Шулай итеп, контейнер мәйданчыкларын төзү, контейнерларны һәм бункерларны яңарту механизмы гамәлдәге законнарда җаваплы затларны күрсәтеп каралмаган.

Моннан тыш, Дәүләт комитеты башлыгы инвестиция программаларын экономияләүнең өстәмә чыганакларын әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты өчен түләүдән һәм икенчел чималны гамәлгә ашырудан алынган керемнәрдән файдалану мөмкинлегенә тукталды.

Докладлар белән шулай ук Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов һәм ККК белән эш итү өлкәсендәгетөбәк операторлары чыгыш ясады.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International