Экспертлар советы инвестпрограммаларны үтәү нәтиҗәләрен карады

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында Казан шәһәре  «Водоканал» МУП һәм «Челныводоканал» ҖЧҖ су белән тәэмин итү һәм ташландык су агызу өлкәсендәге инвестиция программалары үтәлешен карау буенча экспертлар советы утырышы булды.

«Челныводоканал» ҖЧҖ тарафыннан экспертлар советына карау өчен тапшырылган хисаплылык нәтиҗәләре буенча, 2021 елга предприятиенең инвестиция программасы канәгатьләнерлек дип танылды, совет әгъзалары җәмгыять план күрсәткечләрен үтәүгә ирешкән дип нәтиҗә чыгарды.

Шул ук вакытта «Водоканал» МУП 2021 елда инвестиция программасын тормышка ашыру эшчәнлеге экспертлар тарафыннан тәнкыйть утына тотылды. Программа үтәлеше канәгатьләндерерлек түгел дип табылды, үтәлеш нәтиҗәләре 2023 елга тариф карарында исәпкә алыначак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International