Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев җитәкчелегендәге эшче тариф комиссиясе 2023 елга «Татэнерго» АҖ, «Казэнерго» АҖ һәм «ТГК-16» АҖ өчен җылылык энергиясенә һәм җылылык китерү матдәсенә тарифларның башлангыч исәпләмәләрен тәкъдим итте.
Исәпләмәләр җайга салучы орган тарафыннан тариф тәкъдимнәренә экспертиза нигезендә тарифларны исәпләгәндә исәпкә алынган чыгымнарның нигезле булуына һәм аларны исәпләү параметрларын билгеләүнең төгәллегенә нигезләнеп башкарылган.
Билгеләнгән календарь сроклары дәвамында җайга салынулы оешмалар Дәүләт комитетына үз искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен тапшырачак, алар эксперт бәяләмәсен әзерләгәндә исәпкә алыначак.